Казанга "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов килде

11.08.2016

Бүген Татарстан Республикасына "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов килде. 

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Сергей Чемезов Казан вертолетлар заводында киңәшмә үткәрәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.