Яңалыклар

10.08.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азия Омбудсменнары Ассоциациясе президенты Салман Фаруки җитәкчелегендәге Азия Омбудсменнары Ассоциациясе делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова һәм башкалар катнашты.   

Искәртәбез, 9-12 августта Татарстанда Азия Омбудсменнары Ассоциациясе Директорлар советы утырышы уза.    

10.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Чиләбе торбалар прокатлау заводы» ГАҖ акционеры Андрей Комаров белән очрашты.  
 
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы белән Чиләбе торбалар прокатлау заводы арасында социаль-икътисадый хезмәттәшлек турында 2014 елның декабрендә имзаланган килешүне үтәүнең барышы, шулай ук «ЧТПЗ» ГАҖ нефть сервис дивизионына керүче «Алнас» Әлмәт заводын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

 

10.08.2016

Бүген "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы машина төзү предприятиеләре координацион советының бишенче утырышы уза. Ул "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" 8 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелә.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов утырышны ачып җибәреп, аның импортны алмаштыру технологияләрен гамәлгә кертү, югары квалификацияле кадрлар әзерләү, станок төзүне үстерү мәсьәләләренә багышланганын билгеләп узды.

10.08.2016

Бүген Казанда "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" VIII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе "Казан Ярминкәсе" КҮ мәйданчыгында ачылды. 

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан - авиация республикасы, шуңа күрә мондый мәйданчыкларны, партнерларны чакыру, актиуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, тәҗрибә алышыну өчен, оештыру мөһим. 

10.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КНИАТ» инновацион-технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы территориясендә эшчәнлек алып баручы «Казан Гипронииавиапром» АҖнең кайбер җитештерүләре эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, «Казан Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башкалар озата йөрде. 

09.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла. 

Сәфәренең төп максаты - Россия һәм Төркия дәүләтләре башлыкларының Россия һәм Төркия бизнес вәкилләре белән очрашуында катнашу.

09.08.2016

Татарстанда, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, җәйге ял лагерьларында ял итүче балаларның санын саклап калу гына түгел, ә тагын 3 меңгә арттырып та булды. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар кабинетында республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышына багышланган брифингта сөйләде.

09.08.2016

2016 нчы елның беренче яртыеллыгында гражданнардан сыйфатсыз ягулыкка зарланып, 22 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында ягулык-энергетик ресурсларны рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү буенча идарә башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.

09.08.2016

Бүген "Ак Барс" хоккей клубы спорт базасы территориясендә спортчылар, хезмәткәрләр һәм команда тренерларына клубның яңа президентын тәкъдим итү чарасы үтте. Клубның яңа президенты - "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

09.08.2016

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасы телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет киңәшмәсен уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.

Илдар Халиков искә төшергәнчә, республикада 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кабул ителгән һәм гамәлгә ашырыла.

Битләр: << 1301 ( 1302 ) 1303 1304 1305 1306 1307 1308 1309 1310 >>