Яңалыклар

30.08.2016

«Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме алтынчы тапкыр билгеләп үтәбез. Татарстанның хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте, ул хезмәт сөюче, күпмилләтле Россиянең һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык татарстанлыларны берләштерде». 

29.08.2016

Бүген ТР Хөкүмәте йортында РФ транспорт министры Максим Соколов рәислегендә “Имин һәм сыйфатлы юллар” проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

29.08.2016

2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Юбилей чараларына әзерлеккә керештеләр.

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТАССР барлыкка килүнең гасырлык юбилеена әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Министрлар Кабинеты әгъзалары, идарә, иҗтимагый оешмалар һәм эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

29.08.2016

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Республика Көне уңаенннан ТР муниципаль берәмлекләре арасында уздырылган еллык смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстанның 93 муниципаль берәмлеге һәм Казан, Чаллының 7 муниципаль учреждениесенә “Шевроле Нива” автомобильләре ачкычлары тапшырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

29.08.2016

Бүген Казанда "Кояшлы шәһәр"  ТК территориясендә "Кояш нуры" татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

29.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең яңа корпусында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР сәламәтлек саклау министнры Гадел Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. Медицина объекты төзелеше ике ел элек башланды. Яңа заманча перинаталь үзәк - Россиядә быел ачылуы көтелгән шундый учреждениеләрнең берсе. Бүген төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды. Хәзерге вакытта соңгы төзекләндерү эшләре бара. Гадел Вафин сүзләренчә, көз башыннан үзәк эшли башлый. 

29.08.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркына килде. Биредә, Евразия шейперлары очрашуы дәвамы булып, Meet the Leader («Лидер белән очрашу») форматындагы сессия үткәрелә.

Чарада Татарстан Президенты, шулай ук Бөтендөнья икътисадый форумының Евразия регионы буенча директоры Анастасия Калинкина һәм Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар бергәлеге директоры Адейеми Бабингтон-Ашайе чыгыш ясый.

28.08.2016

Бүген Казанның Kazanring автодромында Х Халыкара тарихи автомеханика фестиваленең йомгаклау этабы үтте. Җиңүчеләрне котларга һәм бүләкләр тапшырырга чара үткән урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ретроавтомобиль руле артында килде. Шунысын да әйтик, бәйрәмнән республика лидеры ретромотоциклда китте.

27.08.2016

Бүген "Баулынефть" НГЧИ нефть нәтиҗәлелеген арттыру алымнарын эшләү буенча алдынгы урыннарны саклый. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Баулынефть" НГЧИ оешуга 70 ел тулу һәм Баулы шәһәре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.  

27.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районына эг сәфәре кыла. Төп максаты - "Баулынефть" НГЧИ нең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу. Программаның беренче пункты - Баулы чыганагының беренче скважинасына багышланган монумент ачу.

Битләр: << 1271 1272 1273 ( 1274 ) 1275 1276 1277 1278 1279 1280 >>