Бүген Иннополис университетында магистратураны тәмамлаганнарга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Алабуга шәһәренең үзәк урамнарын карап чыкты.
Республика лидерын ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. рәсми затлар озата барды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Алабуга районына килде. Хәзерге вакытта республика лидеры район җитәкчелеге һәм аграрийлары белән очраша. Шуңа кадәр Рөстәм Миңнеханов бөртеклеләрне урып-җыю эшләре төгәлләнә торган кырларны очкычтан карап әйләнде.
Бүген Татарстанга Тамбов өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Никитин килде. "Казан" халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Александр Никитин Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты уку-лаборатория кампусында һәм "Эйдос"/“Медицина фәннәре үзәге”нең медицина стимуляторлары төбәк инжиниринг үзәгендә булуны планлаштыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында үзәк район сырхауханәсе бинасын торгызу тәмамлануга багышланган тантанада катнашты.
Рөстәм Миңнеханов табибларны ремонт төгәлләнү белән котлады һәм, елдан-ел Мөслим матурая бара, дип белдерде: парклар һәм скверлар ачыла, социаль объектлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана.
Мөслим районы агросәнәгать комплексының потенциалы бик зур, аны тулысынча ачасы бар әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим районы механизаторлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы җитшетерүчеләре белән очрашуда хәбәр итте.
Искәртәбез, бүген төштән соң Рөстәм Миңнеханов Мөслим һәм Алабуга муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.
Бүген ТР Президентының Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Көньяк Моравия крае гейтманы Михаил Гашек җитәкчелегендә Чехия Республикасы делегациясе белән очраәу үтте. Татарстан ягыннан очрашуда ТР вице-премьеры - cәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков IV Казахстан ачык кыр олимпиадасында җиңгән яшь геологлар белән очрашты. ТР Министрлар Кабинетында булган очрашуда яшьләрне шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та сәламләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның “Xinjang China International Travel Service” (XCITS) туристлык компаниясе директоры Хай Цзуньюн белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров катнашты.
Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар “Өремче - Казан - Өремче” туристлык авиарейсын популярлаштыру буенча фикер алыштылар.
ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IBMның Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы генераль директоры Мишель Шарук белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстанның әйдәп барган югары уку йортлары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.