Яңалыклар

12.07.2016

Advenira Enterprises компаниясе вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда Advenira Enterprises компаниясе производствосын Казандагы "Химград" технополисы территориясендә ачу мөмкинлеге турында сүз барды. 

12.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр ис. Санкт-Петербург политехника университеты ректоры, профессор Андрей Рудскиий белән очрашты.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, А.Н.Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ) ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

Яклар киләчәк стратегик хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.  

12.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Сайпем С.п.А.» АК Италия компаниясенең БДБ һәм Балтия илләре буенча региональ директоры Джанлука Алиотта белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил  Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.   

12.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычларын эзләтеп алу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. 

Чара барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычлары бар, шул ук вакытта аларның арта баруы  күзәтелә.  

12.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер белән очрашты. Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты

09.07.2016

8 июльдә Мәскәүдә старт алган “Ефәк юлы - 2016” халыкара раллиенда катнашучылар бүген Казанга килеп җитте.

“Кazan-Arena” стадионы һәм “Казан” гаилә үзәге арасындагы территориядә, Казансу елгасы яр буенда-комлы участок буенча ярышлар башланды.

Казанда йөк автомобильләре старт алды. Нәкъ шушы категориядә “КАМАЗ-Мастер” командасының алты экипажы тәкъдим ителде. Беренче булып стартка Дмитрий Сотников экипажы чыкты.

09.07.2016

2016 елның беренче яртыеллыгында электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү эшләре нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

09.07.2016

Метеорологлар фаразлавынча, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында быел янә аномаль корылык булырга мөмкин. Бу закта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

09.07.2016

Ел башланганнан бирле Татарстан Республикасында 1 млн. 139 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 107% тәшкил итә. Үткән ике атнада 117,5 мең кв.м булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.   

08.07.2016

«Ефәк юлы» халыкара раллие бүген кич Мәскәүдә Кызыл мәйданнан старт алды.

Ралли, Россия, Казахстан һәм Кытай территорияләре аша узып, 24 июль көнне Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында тәмамланачак.

Катнашучылар 10 мең километран артык юл узачак – өч илнең 15 шәһәре аша. Җиңү өчен барлыгы 110 юлсыз җирдә йөри алучы автомобиле һәм 27 йөк автомобиле көрәшәчәк, шулардан - «КАМАЗ» күренекле йөк автомобильләре, шулай ук  бөтендөнья раллие легендалары – Стефан Петерансельнең, Себастьян Лебның, Сириль Депреның джиплары.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантананың шәрәфле кунакларыннан берсе булды.   

Битләр: << 1271 ( 1272 ) 1273 1274 1275 1276 1277 1278 1279 1280 >>