Яңалыклар

18.08.2016

Бүген Чаллыда хоккей кәшәкәсе җитештерүче “ЗаряД” заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, дүрт тапкыр Гагарин кубогы иясе, өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов катнашты.

18.08.2016

Бүген Казан Кремлендә Болгар музей-тыюлыгында кунакханә комплексы төзү һәм Идел яры буенда уңайлыклар булдыру буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде.

18.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда (Халитов ур.) «ЦемМаркет» күп функцияле сәүдә-логистика комплексын ачу тантанасында катнашты.

Искәртәбез, «Евроцемент груп» Россиядә, Украинада, Үзбәкстанда һәм башка илләрдә 19 цемент заводын берләштергән иң эре бөтендөнья компанияләре бишлегенә керә.

«ЦемМаркет» комплексы Казанда 2010 елда төзелә башлаган. Инвестицияләрнең гомуми күләме – якынча 500 млн. сум.

18.08.2016

Татарстанда хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне ачуда ярдәм итү, кешеләр күпләп җыелган урыннарда ни булганын мизгел эчендә күрү мөмкинлеге бирү – “Имин шәһәр” комплексына салынган бурыч. Республиканың видеокүзәтү системасы үзәге булырга тиешле һәм Татарстанда булган барлык камераларны үзенә алачак бердәм мәгълүмати ресурс эшкәртү эшләре тәмам дияргә була.

Бу хакта бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уздырылган ТР Куркынычсызлык советының, ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәсенең, ТРда террорчылыкка каршы һәм ТРда Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссияләренең киңәйтелгән утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

18.08.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы су биологик ресурсларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, Татарстан Республикасы Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең уртак киңәйтелгән утырышы узды. 

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.   

18.08.2016

Татарстан Республикасы җитәкчелеге "Алабуга" махсус икътисадый зонасына яңа бурычлар билгеләде, алар хәзерге мәйданчык чикләреннән чыга. Шул бурычларны башкару өчен МИЗна яңа инфраструктура объектлары һәм яңа мәйданчыклар биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ Күзәтчелек советы утырышында хәбәр итте. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

17.08.2016

Төзелеш комплексы бүген - республика икътисадый үсешенең нигезе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида" комплексында үткән Төзелеш көненә багышланган бәйрәм чарасында белдерде. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министры вазыйфаларын башкаручы Леонид Ставицкий,ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук төзелеш компанияләре җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар катнашты. 

17.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВымпелКом» ГАҖ генераль директоры Михаил Слободин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры-Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин катнашты.

16.08.2016

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар белән тантаналы очрашуда катнашты. Иннополиста "Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы" форумы узды.

Яшь укытучылар белән шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, Россия белән Татарстанның әйдәп баручы вузлары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

16.08.2016

Бүген Олы Кайбыч авылында ял паркы ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, ул Кайбыч районына эшлекле очрашуга килгән иде.

Бу чарада шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров катнашты.

Битләр: << 1271 1272 1273 1274 1275 1276 1277 1278 1279 ( 1280 ) >>