РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия һәм Ирландия мәгариф министрлыклары вәкилләре белән сөйләшүләрдә катнашты. Очрашулар "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы кысаларында узды.
Германия Фән һәм тикшеренү министрлыгы Дәүләт секретаре Георг Шютте белән әңгәмәдә багланышларның ирешелгән дәрәҗәсе һәм алга таба хезмәттәшлек планнары турында сүз барды.
Ирландия Квалификацияне, осталыкны һәм инновацияләрне үстерү мәсьәләләре буенча дәүләт министры Джон Халлиган белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов фән һәм мәгариф өлкәсендә тәҗирбәне халыкара алышу әһәмияте турында билгеләде. ТР Президенты ассызыклаганча, Татарстанның венчур, инновацияләр һәм стартап-проектлар өлкәсендә уңышлы тәҗрибәсе бар.