Яңалыклар

27.08.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Ютазы районына эш сәфәре кыла. Тантаналы көн Солнечный микрорайонында “Тузган торак” республика программасы буенча тергезелгән 36 фатирлы торак йортны ачудан башланды. Кунакларны, яңа йорттан ачкыч алучыларны, райондашларны бу истәлекле көн белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте. 

26.08.2016

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге культураларны чәчү торышы буенча борчылуын белдерде. ”Дымлылык критик билгедән дә түбән. Сөрүлек катламында тиешле 20мм дан бары 3тән 0 ммга кадәр генә дымлылык бар”,- диде ул.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында үтте. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма, район җитәкчеләре катнашты.

26.08.2016

Ел башыннан ТР Хөкүмәтенә гражданнардан 12 мең 872 мөрәҗәгать килде. Бу былтыргы белән чагыштырганда ике меңгә артык. Аларда 17,5 мең мәсьәлә куелган иде. Бу хакта  Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сөйләде.

26.08.2016

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкуарларының профильле белем алырга теләмәүләренә карата канәгатьсезлек белдерде. Сүз «Бизнес-класс» пилот проекты турында бара. Эшкуарларга биредә түләүсез белем алуда Татарстан хөкүмәте, Россия Саклык банкының «Татарстан банкы» бүлеге  һәм Google компаниясе мөмкинлек бирә.

Татарстан Президенты рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма, район җитәкчеләре катнашты.

26.08.2016

Бүген Казан Кремлендә Республика көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның алдынгыэлектрон массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары белән гадәттәге очрашуы узды. Татарстан Президентына сорауларын өч телеканал һәм дүрт эре интернет-басмалар вәкилләре бирделәр. 

26.08.2016

2016 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 722  тикшерү уздырылган. ТР ДТИ – 616 тикшерү, ТР ДХИ - 106. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 513 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

26.08.2016

Чаллының “ЭкоБиоПрепарат” фәнни-җитештерү берләшмәсе вирусларга каршы яңа буын иммуноглобулинлы һәм альбуминлы 10 биопрепарат эшләгән. Бу хакта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән утырышында билгеле булды.

26.08.2016

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖнең Директорлар советының чираттагы утырышы үтте.

Утырышта "Татнефть" ГАҖнең 2016 елның җиде аенда бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче яртыеллыкта финанс-хуҗалык нәтиҗәләре турында сүз барды. 

26.08.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өлкәләре вәкилләренә тапшрыды. Бүләкләнүчеләр арасында - 56 татарстанлы. Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты. 

26.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сбербанк - Технологии» компаниясе генераль директоры Алиса Мельникова белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов, Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов һәм башкалар катнашты. 

Битләр: << 1271 1272 1273 1274 ( 1275 ) 1276 1277 1278 1279 1280 >>