Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының күчмә киңәшмәсен уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге хакында фикер алыштылар.
Бүген көннең икенче яртысында Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә 2016 елда сезонлы кыр эшләрен башкару барышы мәсьәләсе буенча селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Татарстан Президенты республика социаль программаларын 2017 елга озынайту турында карар кабул итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.
Бүген Казанда "Корстон" кунакханә комплексында "XXI гасыр Россия юллары" 17 нче халыкара күргәзмә-форумы ачылды. Катнашучылар экспозицияләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Росавтодор башлыгы Роман Старовойт карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Старовойт белән очрашты. Очрашу Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгындагы "XXI гасыр Россия юллары" 17 нче халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнхеанов рәиселегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта МИЗ резидентлары статусын алырга теләгән 5 ИТ-компания проекты каралды һәм расланды. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 99,2 млн. сум.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Цви Хейфец белән очрашты. ОЧрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. Яклар Россия-Израиль мөнәсәбәтләре кысаларында Израиль белән Татарстан арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Бүген Тукай муниципаль районында "Сетевая компания" ААҖ энергия объектын - Бигеш 220 кВ подстанциясен гамәлгә кертү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Сетевая компания" ГАҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле производстволар вәкилләре катнашты.
Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ һәм Daimler белән уртак проектны - SFTP каркас кабиналар заводы төзелеше проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрделәр.