ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров дәүләт хезмәте ветераннарын халыкара өлкәннәр көне белән котлады

01.10.2016

Бүген Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннарын халыкара өлкәннәр көне белән котлау булды.

Бу чара "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узды.

Дәүләт хезмәте ветераннарын Татарстан республикасы Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады.

"Хөрмәтле ветераннар! Өлкәннәр көнендә бөтен ил өлкән буынның хезмәтен билгеләп үтә, сезнең барыгызга да туган республика өчен хезмәтегезгә рәхмәт һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез", - дип мөрәҗәгать итте ул.

Ул бүген Татарстан бөтен социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Россиянең әйдәп баручы төбәге булып тора, дип искә алды.

“Татарстан – лидер төбәк. Без үз алдыбызга куелган бурычларны һәм социаль гарантияләрне үтибез. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанны Россия Федерациясендә генә түгел, ә аннан читтә дә таныйлар. Нәкъ менә төрле елларда иминлекккә нигез салабыз. Тагын бер тапкыр рәхмәт сезгә", - диде Әсгать Сәфәров өлкәннәргә.

Очрашу барышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе ветераннарга Татарстан дәүләт бүләкләре - "Фидакарь хезмәте өчен" медальләрен, республикага күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ветеранар өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Чара республика иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы белән тәмамланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.