Яңалыклар

02.07.2016

"Динамо-Казан" уенчылары чирәм хоккее буенча Россия чемпионы булды. Татарстан командасы әлеге мактаулы исемгә инде 13нче тапкыр иреште.

Ике матчтан торган финалда Казан хоккейчылары Электросталь командасын отты. Беренче очрашуда казанлылар буллитлар сериясендә җиңде.

01.07.2016

Казанда 29 июньнән 2 июльгә кадәр Россиянең VI Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы уза, анда Россиянең 25 төбәгеннән 250 вәкил катнаша. Алар арасында зур махсуслаштырылган һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлар бар.

Бүген “Корстон” комплексы мәйданчыгында Форумның пленар утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның тышкы коммуникацияләр бүлеге башлыгы Рамазан Альпаутов (Мәскәү), ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет президиумы әгъзасы, РФАнең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин, Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге (Мәскәү), Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов чыгыш ясадылар.

01.07.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Positive Technologies компаниясе генераль директоры Юрий Максимов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис университеты вәкилләре катнашты.

01.07.2016

Бүген Татарстан Эчке эшләр министрлыгында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә  ясадылар. Быел конкурсның 35 катнашучысы җиңүче, приз алучы һәм лауреат булды. Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

01.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл шәһәренә (Тыва Республикасы) эш сәфәре кысаларында  «Азия Үзәге» скульптур комплексында булды. Аны Тыва Башлыгы Шолбан Кара-оол озата йөрде. 

Комплекс Енисей елгасы яр буенда урнашкан. «Азия Үзәге» скульптур комплексы авторы – күренекле Россия скульпторы Даши Намдаков.

01.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оол орден белән бүләкләде. Мактаулы бүләк «һәрьяклы дуслык, икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлгән актив эшчәнлек өчен» бирелде.  

Тантана Татарстан Республикасы Президентының Кызыл шәһәренә (Тыва) эш сәфәре кысаларында узды.

01.07.2016

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Тыва Республикасының хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан делегациясенең Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кызыл шәһәренә (Тыва) эш визиты кысаларында үтте. 

30.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре  белән Тыва Республикасына килде. Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башкалар озата йөри. 

Иртәгә, 2016 елның 1 июлендә, Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашырга ниятли. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Тыва Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланчак.   

30.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хакасия Республикасы Башлыгы Виктор Зимин кул куйды. 

Тантана Татарстан делегациясенең Хакасиягә эш сәфәре кысаларында узды, анда бу көннәрдә «Гладенькая» спорт-отеле мәйданчыгында «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумы бара.

30.06.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - республиканың 48 кешесе.

"Бүген бу залда күп еллар буена Ватан үсешенә үзеннән зур өлеш кертүчеләргә РФ һәм ТР югары дәүләт бүләкләре тапшырылачак, - диде И.Халиков. - Мин бирегә җыелучыларның һәркайсына рәхмәт әтйрегә теләр идем - хезмәтегез белән сез үз компанияләрегез, оешмаларыгызда һәм үз һөнәрегездә иң яхшысы булуыгызны расладыгыз".

Битләр: << 1271 1272 1273 1274 1275 ( 1276 ) 1277 1278 1279 1280 >>