Әсгать Сәфәров Екатерина Гамовага Татарстанда волейболны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде

01.10.2016

Бүген Казанның “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә 11 тапкыр Россия чемпионы, Олимпия уеннары призеры Екатерина Гамованың саубуллашу матчы узды. Искә төшерәбез, ике тапкыр дөнья чемпионы “Динамо-Казан” волейбол клубы составында 2010 елдан 2016 елга кадәр уйнады.

Мәйданда Россиянең  көчле командалары очрашты  - Казан һәм Мәскәү “Динамо”лары. Трибунадан матчны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Динамо” ФСҖ рәисе Әсгать Сәфәров, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре, атаклы спортчылар, Гамованың гаиләсе  күзәтте.

Әсгать Сәфәров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тарихи вакыйга-саубуллашу матчына килүчеләрне сәламләде. Ул Казан һәм Мәскәү командалары матур уен күрсәттеләр, дип билгеләде.

“Миңа меңләгән җанатарлар исеменнән Екатерина Гамовага волейболны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерү бәхете тиде. Катя өчен волейбол – ул тулы бер тормыш. Чирек гасырдан артык гомер зур спортка бирелгән. Ул яхшы спортчы гына түгел, бәлки команда уенчысы да – көчле, матур, техник яктан яхшы волейболчы”, - дип ассызыклады Әсгать Сәфәров.

Ул шулай ук Казанда Екатерина Гамова исемендә волейбол мәктәбе ачылу турында хәбәр итте. Аңа инде 14 өметле волейболчы сайлап алынган.

Екатерина Гамова киләчәктә Казанга киләчәген һәм мәктәп тормышында катнашачагын ышандырды.

Соңыннан Әсгать Сәфәров мәктәпкә Ford Transit автобусы ачкычын тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-информ” МА материаллары буенча.