Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида инвестицион форум кысаларында дебатларда чыгыш ясады. Дискуссия «Глобаль инвестицияләрнең киләчәге: нисбәтле дөнья структурасына юнәлгән юлдагы инвестицион ландшафтның трансформацион тенденцияләре» темасына багышланды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан чарага нигез салынганнан бирле аның партнеры һәм катнашучысы булып тора. "Форум безнең өчен - республикабызның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру мәйданчыгы», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Дискуссия темасына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бу тема дөнья икътисадындагы үзгәрешләр яктылыгында бик актуаль.
"Татарстан, алга киткән икътисадлы, инновацияләргә һәм заманча технологияләргә нигезләнгән Россия төбәге буларак, барын яхшырту, иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм яңа алымнарны кертү буенча методик эш алып бара. Без кече һәм урта бизнеска актив ярдәм итәбез, уңайлы инвестицион климат булдырабыз, «яшел» технологияләр кертәбез, климат үзгәрешләренә җайлашу буенча эш алып барабыз, циркуляр икътисад һәм тотрыклы үсеш принципларын алга сөрәбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Иң актив инвестицияләр Азиядән һәм Фарсы култыгы илләреннән килүен дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, инвесторларны җәлеп итү – республиканың өстенлекле бурычларының берсе. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Россия субъектларының инвестицион климаты торышы илкүләм рейтингында 2 нче урында. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында партнерлык банкингына аерым игътибар бирде. Татарстан - Россиядә ислам финанславы принципларын кертү буенча сынау төбәге.
"Безнең мәгълүматлар гражданнарның да, финанс оешмаларының да партнерлык финанславына кызыксынуның сизелерлек артуын раслый. Бүген безнең базарда ислам финанславының барлык төп продуктлары бар. Алар Татарстан белгечләре тарафыннан эшләнгән, алар ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасында сертификацияләнгән", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе Татарстанда уза торган форумнарны инвесторлар белән эшләүнең һәм аларны җәлеп итүнең мөһим инструментлары дип атады һәм барлык катнашучыларны эшлекле даирәләр белән бергә Татарстанга килергә чакырды.
Татарстанның тышкы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлеше – ислам дөньясы илләре. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән дәүләтләр белән товар әйләнеше 38%ка арткан һәм 8 миллиард доллар чамасы тәшкил итә.