Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида БГӘ Тышкы сәүдә буенча дәүләт министры белән очрашты

06.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә буенча дәүләт министры доктор Тани бен Әхмәд Әл Зәйуди белән очрашты. Республика Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә. Ул анда Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен килде.

«Барыбызны да иң элек изге Рамазан ае тәмамлану белән котлыйсым килә. Дәүләтләребез мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарыгыз өчен рәхмәт», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт министры элегрәк Казанда KazanForumда катнашу өчен берничә тапкыр булган.

Очрашу кысаларында республика Рәисе Тани бен Әхмәд Әл Зәйудины быелгы форумда катнашырга чакырды. Министр шәхсән катнашып кына калмыйча, зур бизнес-делегация формалаштырачагына һәм аны KazanForumга алып киләчәгенә ышандырды.

«Татарстан, Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлегенең әйдәп баручы үзәкләренең берсе буларак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм башка гарәп илләреннән инвестицион капитал җәлеп итү өчен платформа була ала», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Форум кысаларында Рөстәм Миңнехановның берничә очрашуы планлаштырылган.

Ел саен үткәрелә торган инвестиция форумы (AIM Congress) - Якын Көнчыгышта әйдәп баручы инвестиция платформасы. Татарстан форумга нигез салынганнан бирле, 2015 елдан бирле монда катнаша.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.