Яңалыклар

28.11.2016

Бүген Татарстанга өч көнлек эш сәфәре белән Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих килде. 

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

28.11.2016

Татарстан предприятиеләрендә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының мәгънәсен аңлау елдан-ел арта бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләре конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында җиткерде.

28.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» УК» ҖЧҖ генераль директоры Артём Молчанов белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин да катнашты. 

28.11.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.

28.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ФМБАның «Пульмонология фәнни-тикшеренү институты» ФДУ директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Александр Чучалин белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

28.11.2016

Бүген Казанда бишенече чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.

26.11.2016

Бүген Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы жирәбәсе узды. Тантананы ачып, ФИФА президенты Джанни Инфантино турнирны оештыручы шәһәрләрнең берсе булган Казанның казанышын билгеләп үтте.Чарада РФ Хөкүмәте Рәисенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Виталий Мутко, РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, FIFA президенты Джанни Инфантино, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. 

26.11.2016

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген КФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институтында булды. Аны Татарстан Респуликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, КФУ ректоры Илшат Гафуров озата йөрделәр.

26.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FIFA президенты Джанни Инфантино белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Джанни Инфантинога "Казан Кремле" тарихи-архитектур һәм сәнгәть музей-тыюлыгы территориясе буйлап экскурсия оештырылды. 

Рөстәм Миңнеханов белән Джанни Инфантино Казан Кремленең күзәтү мәйданчыгыннан шәһәр панорамасын карады.

26.11.2016

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы 2016 елда 105,2 % тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

 

Битләр: << 1221 1222 1223 1224 1225 1226 1227 1228 1229 ( 1230 ) >>