Илдар Халиков: Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Сатып алу буенча дәүләт комитеты эшнең лаеклы нәтиҗәләрен күрсәтте

26.01.2017

Татарстан өченче ел рәттән сатып алуның ачык булуы буенча илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча югары  бәя ала. Бу хакта Татарстанның Сатып алу буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Ольга Редько сөйләде.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Коллегия утырышында билгеләнгәнчә, бюджет акчасын экономияләү килешенгән контрактлар нәтиҗәләре буенча 2,85 млрд сум тәшкил иткән.

Татарстан Республикасында сатып алу процессында катнашу өчен узган ел 105 гариза бирелгән була. Бу күрсәткеч 2015 ел белән чагыштырганда 20%ка арткан.

2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Сатып алу буенча дәүләт комитеты эшнең лаеклы нәтиҗәләрен күрсәтте, дип билгеләде Илдар Халиков. Сатып алуларның гомуми күләме җитди артуга карамастан, ведомство хезмәткәрләре аларның нәтиҗәлелеген арттыра алды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. “Татар-информ” материаллары файдаланылды.