Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Казан Ратушасында узды.
Төп доклад белән ведомство җитәкчесе Павел Николаев чыгыш ясады.
Хәзрге заман бездән көчләребез һәрдаим әзер булуын, барлыкка килүче янауларга вакытында җавап кайтаруыбызны таләп итә, диде Павел Николаев. Ул билгеләгәнчә, тикшерү идарәсе хезмәткәрләренең күбесе узган 2016 елда шундый ният белән хезмәт иттеләр. Тикшерүчеләргә йөкләнүче эш арта бара, диде Павел Николаев. 2016 елда җинаятьләр турында 10 мең мөрәҗәгать теркәлде, бу 2015 елдагыга караганда 5 процентка күбрәк. 5 меңнән артык җинаять эше кузгатылды, 6 мең җинаять тикшерелде, аларның яртысы - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр.
Узган елда судта 146 оешкан җинаять төркемнәрендә катнашучылар һәм аларның лидерлары җавап тотты, диде РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе.
Шуннан Павел Николаев табибларның хезмәтләрен тиешенчә үтәмәүләре буенча берничә мисал китерде. Әгерҗе Үзәк район хастаханәсендә Алексеев үлүе буенча җинаять эше кузгатылган, процесста фельдшер Хәсәнова гаебе билгеләнгән - аның язмышы судта хәл ителәчәк.
Актаныш үзәк хастаханәсе табиб-гинекологы Закирҗанова һәм баш врач урынбасары Хөсәенов инде хөкем ителгәннәр.
Азнакай ҮХ терапевт Метальников билгеләгән хаталы диагноз аркасында, авыру Гыниятуллин вафат булган. Җинаять эше судка җибәрелгән.
"Инде сигез җинаять эше судка җибәрелде, кайбер эшләр буенча тикшерү эше дәвам ителә. Билгеләргә кирәк, идарәдә бу юнәлеш буенча махсус эксперт бүлекчә оештырылгач, бу юнәлештә эш активлашты. Экспертларның югары квалификациясе кайбер очракларда медицина ярдәмен дөрес күрсәтмәү һәм пациент үлүе арасында туры элемтәне табарга ярдәм итте. Эксперт бүлекчәсен алга таба үстерүне без быел да дәвам итәчәкбез", - дип билгеләде Павел Николаев.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика табибларының хезмәт вазифаларын тиешенчә үтәмәү очракларын тикшерү буенча тикшерүчеләр эшен хуплады.
"Кеше, үзен табиблар кулына биргәндә, алар вазифаларына җаваплы карауларына өметләнергә тиеш. Узган елда республикада сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 40 ка якын җинаяте теркәлгән. Мондый күренешләр җәмгыятьтә тискәре мөнәсәбәт уята. Ведомствоның бу төр җинаятьләрне тикшерүдәге эшен хуплыйм. Алар кулында кеше тормышы һәм хокук саклаучылар бурычы - медицина хезмәткәрләренең вазифаларына җавапсыз карауның бөтен очракларына җавап кайтару кирәк, чөнки нәтиҗәдә кеше сәламәтлеген, я хәтта тормышын югалта ала", - дип белдерде Татарстан Президенты.
"Икътисадта тотрыклы вәзгыять төп бурычыбызны башкарырга - гражданнар тормышы сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә. Бу максатта социаль һәм инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонталу буенча 30 республика программасы гамәлгә ашырыла, гражданнар тормышы һәм хезмәте өчен уңай шартлар булдырыла. Әлбәттә, республиканың социаль-икътисадый үсешенә хокук саклау органнары да өлешләрен кертте, шул исәптән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе дә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ведомство эше нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, тикшерүчеләр эшенең киеренкелеген һәм нәтиҗәлеген, республика хакимияте органнары һәм башка ведомстволардан хезмәттәшләре белән актив элемтәләрен билгелисем килә".
Рөстәм Миңнеханов тикшерү идарәсе эшчәнлегенә кагылышлы күрсәткечләрне атады. 2016 елда, узган елдагыга караганда, производствога 8 % ка артык җинаять эше алынган, 11 % ка артык җинаять тикшерелгән, шул исәптән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, 25 % ка - коррупцион җинаятьләр.
Татарстан Президенты резонанс эшләр буенча нәтиҗәләр яхшы булуын билгеләде. Бу "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында кешеләр үлүе, Әгерҗе җылылык челтәре җитәкчелегенең хокуксыз эшләре, салым түләүдән баш тарту һәм башкалар.
РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Россия Федерациясе Тикшерү комитетының территориаль идарәләре арасында алдынгы урыннарда тора., дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Гомумән бу ведомство эшчәнлегенең югары нәтиҗәлеген күрсәтә.
Ел нәтиҗәләре буенча республикада куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары хисабына җинаятьләр саны артуын 5,5 % ка киметеп булды, ләкин гомумән җинаятьчелек дәрәҗәсе әлегә югары, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 2016 елда республикада 48 мең җинаять теркәлгән, бу узган елдагыдан 3,5 меңгә артык. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өлеше зур булып кала.
Узган елда судка оешкан җинаять төркемнәре башкарган 132 җинаять эше җибәрелде. Җаваплылыкка 140 кеше тартылды, алар 290 җинаять кылган.
"Бу һәрдаим контрольдә булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Монда вак-төяк булмый".
Җинаятьчелеккә балигъ булмаганнарны тарту шөбһә уята, диде Татарстан Президенты.
"Салым түләүләрен җыю бурычы да әһәмиятле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Салым хезмәтенең нәтиҗәлеге, хокук саклау органнары белән элемтәдә эшли башлаганнан соң, артты, без моны күрәбез. Күпчелек хокук бозучы салым түләүчеләр, тикшерү идарәсенә кушылырга туры килсә, тиз арада хәл итәләр һәм бурычларынтүлиләр. Бу эшне дә дәвам итәргә кирәк, мин салым органнары белән эшкә игътибар итүегезне сорыйм".
Моннан тыш, диде ул, безнең бердәм бурычыбыз - намусды эшкуарларга бизнес алып бару өчен максималь рәвештә уңайлы шартлар булдыру, шул ук вакытта каракларга киртә куярга кирәк.
Соңгы арада бизнесны планлы тикшерүләр санын киметеп булды, законнарга үзгәрешләр кертелде.
Тикшерү органнарыныңнан күзәтчелек һәм контроль органнарының бизнеска басымнарын намуссыз файдалану очракларын вакытында туктатулары да таләп ителә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул эшкуарларны җинаять эшләре буенча җаваплыкка тартуга игътибар белән, үлчәп карага өндәде.
Ведомствоның тагын бер бурычы - коррупциягә каршы тору, диде Татарстан Президенты, бюджет акчаларын урлаучы вазифаи затлар җинаятьләребуенча кайбер эшләрне тәмамлап та булды.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов тикшерү иадрәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, илдә алдынгы урыннарда калуларын теләде.
Шулай ук Татарстан Президенты ведомство хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.