Илдар Халиков Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау коллегиясендә катнашты

26.01.2017

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен карадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов катнашты.

Игорь Марченко хәбәр иткәнчә, 2016 елда законсыз әйләнештән 450 мең литр алкоголь йолып алынган, бу 2015 елга караганда 15 %ка күбрәк.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе материаллары буенча 2387 закон бозучы җаваплылыкка тартылган һәм 27,7 млн сумга штраф салынган.

ТР Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, узган елда “Татспиртпром” АҖ үз позицияләрен сизелерлек ныгытты, Россия базарындагы өлеше 16%. Бүген компаниянең Татарстаннан читтә сату итүе республика территориясенә караганда ике тапкыр артыграк. Бу җитештерелгән продукциянең югары сыйфатлы булуын белдерә.

“ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эш нәтиҗәләре сөендерә. Беренче чиратта, алкоголь эчемлекләр белән агуланулар кимегән: 2015 елда 1198 факт булса, 2016 елда 767. Шулай ук үлем очраклары да шактый кимегән”, - диде Илдар Халиков.

Коллегия эше тәмамланганда ТР Премьер-министры ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.