Яңалыклар

12.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Адмиралтейская слободаның (Казан) мастер-планын тәкъдим иттеләр.

Архитектор һәм SPEECH архитектура бюросы җитәкчесе Сергей Чобан Адмиралтейская слобода районы территориясендә уникаль локация булдыру эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде. 

12.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Утырыш башланганда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төп бурычларның берсе – Казанның тарихи үзәген мөмкин кадәр саклап калу, меңьеллык Татарстан башкаласының хәзерге кыяфәтенә сакчыл мөнәсәбәт урнаштыру.

Казан үзәгенең төзелеш һәм реконструкция объектларын комиссия әгъзаларына Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдир итте. Беренче объект – Тукай урамындагы торак булмаган өч катлы бина. Бина кунакханә итеп торгызыла. Төзелешне алып баручы объект катлары санын үзгәртергә тәкъдим итә. Комиссия әгъзалары проектны хуплады.   

12.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.    

12.12.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танылган Россия язучысы, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Рауль Мир-Хәйдәров белән аның 75 еллык юбилее уңаеннан очрашты.

12.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасының яңа резиденты – яңа «Алабуга» сервис металл үзәге нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты. 

Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм  «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

12.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы «Алабуга» МИЗның яңа резидентлары:  «СМЦ Алабуга» һәм «ГИС Нефтесервис» проектларын карады. Яңа җитештерүләргә инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артык.

Күзәтүчеләр советы утырышында шулай ук мәртәбәле кунаклар – Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

12.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Конкурс, дәүләт хезмәткәрләрен мотивлаштыру өчен өстәмә инструментлар булдыру, шулай ук дәүләт идарәсенең иң яхшы вәкилләрен ачыклау  максатларында, 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән гамәлгә куелган иде.

12.12.2016

Татарстанга Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм  «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников эш сәфәре белән килде.

«Бигеш» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

 

11.12.2016

Бүген Болгарда,  Ак мәчеттә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәме узды.

11.12.2016

Бүген Болгарның Ак мәчетендә ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә - Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган тантана узды.  

Бәйрәм башланыр алдыннан Ак мәчет комплексының конференцияләр залында Болгар ислам академиясе учредительләре советы утырышы булды.

Битләр: << 1221 1222 ( 1223 ) 1224 1225 1226 1227 1228 1229 1230 >>