Яңалыклар

05.10.2016

Үзләрен педагогика өлкәсенә багышлаган кешеләр олы хөрмәткә ия, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятенең Халыкара укытучылар көнендә эшен башлаган V конгрессында.

05.10.2016

Бүген Казанда Идел буе федераль округында беренче тапкыр буларак “Шелл” (Shell) эре халыкара энергетика компаниясенең автомобильләргә ягулык салу станциясе ачылды. Шул уңайдан оештырылган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

04.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада XIII Россия һәм Казахстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты. Чара Евразия киңлегенең транспорт-логистика мөмкинлекләрен үстерү темасына багышланган. Форумның төп катнашучылары Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев булды. 

04.10.2016

Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗан Сагынтаев белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында очрашты. Очрашу Казахстан Республикасы Хөкүмәте йортында эшлекле аш форматында узды. Әңгәмә барышында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә алга таба адымнар турында сөйләштеләр. 

04.10.2016

Бүген Астанага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.  

Объект Астананың көньяк өлешендә «ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексы белән янәшә урнашкан. Искәртәбез, 1997 елда ачылган Тулы вәкаләтле вәкиллек Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм гуманитар багланышларын гамәлгә ашыру буенча Казахстандагы даими эшләүче органы булып тора.

04.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана хакиме Әсәт Исәкәшев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, республиканың кайбер министрлыклары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан  делегациясе Астанага эш сәфәре кыла. Төп максаты – XIII Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу. 

03.10.2016

Бүген Астанага эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексында булды. Анда киләсе ел җәендә халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үтәчәк. "Киләчәк энергиясе" темасына багышланган ЭКСПО-2017 бөтендөнья универсаль күргәзмәсе Казахстан башкаласында 2017 елның 10 июненнән 10 сентябрьгә кадәр узачак. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 103 ил һәм 17 халыкара оешма катнашуларын расладылар. 

03.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында Казахстан Республикасының татар җәмәгатьчелеге оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу «Казмедиа» медиа-үзәгендә узды. 

2009 елгы халык исәбен алу күрсәткечләренә караганда, Казахстанда бүген 204 меңнән артык татар яши. Республикада берничә татар иҗтимагый оешмасын һәм милли-мәдәни үзәген берләштерүче ике ассоциация эшләп килә. 

03.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-минисры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Франция Тышкы эшләр министрлыгының Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча махсус вәкиле, Франциянең Ислам фонды башлыгы Жан-Пьер Шевенман белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Ике яктан да катнашучылар конфессияара хезмәттәшлек өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча фикер алыштылар.

03.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгинга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга кыска вакыт эчендә Зеленодольск шәһәрендәге хәлләрне төзәтергә һәм күп фатирлы торак йортын эксплуатациягә тапшырырга кушты.

Бу хакта бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.   

Сүз 282 фатирлы торак йорт турында бара (Зеленодольск шәһәре, Төзүчеләр проспекты), аңа күчү тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2016 елның 5 сентябрендә узган.  

Битләр: << ( 1231 ) 1232 1233 1234 1235 1236 1237 1238 1239 1240 >>