Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть чыгаруларына багышланган бәрәм чарасы бүген Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният йортында узды.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә республикадагы истәлекле көн - Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 млн. тонна нефть чыгару көне белән котлады, 1997 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тиешле Указ имзалый.
Бүген Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Алнаш-Бөгелмә тимер юлындагы Зәй станциясенең 126 километрындагы юл үткәргечен тантаналы ачтылар.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "РЖД" ААҖ Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов котлау сүзендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанда узган елга караганда сөтне сатып алу бәяләре 24,1 сумга кадәр арткан. Бу авыл халкының табышын арттыра.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
2016 елның 14 октябренә Татарстанда 1 млн. 796,8 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,2%ка артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Казанда “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” АҖнең 85 еллык юбилее уңаеннан тантана узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Казан Кремлендә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә ТР Президенты Аппараты эшчәнлегенә багышланган “Башка рәсми затлар” күргәзмәсе ачылды.
88 фотоэштән торган күргәзмә өч залга урнаштырылган. Ике залда рәсми затлар төшерелгән фотолар, өченчесендә фотографларның командировка вакытында буш арада төшерелгән лирик хезмәтләре урнаштырылган.
Күргәзмә ачылышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 25 еллыгына багышланган танталы чара уздырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның “Zhuoda” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, Татарстан бүген Кытай партнерлары белән берничә юнәлеш буенча актив хезмәттәшлек итә, диде. Хезмәттәшлекнең ныгуына Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы башлыкларының дус булулары да ярдәм итә, дип өстәде ТР Премьер-министры.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Андрей Чечеватов белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендәге Губернатор сараендагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында үтте. Чарада ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов QIWI компанияләре төркеме генераль директоры Сергей Солонин белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендәге Губернатор сараендагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында үтте. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.