Илдар Халиков Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

27.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Күзәтчелек советының чираттагы утырышы булды.

Күзәтчелек советы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Утырышның көн тәртибенә ТР Инвестиция-венчур фонды эшчәнлегенә кагылышлы дүрт мәсьәлә кертелгән иде.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы әгъзалары 2017 елга финанс планын карадылар. Бу темага “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешма директоры Айнур Айдельдинов доклад ясады.

Моннан тыш, утырыш барышында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды портфелендәге проектларга кагылышлы мәсьәләләр турында, аерым алганда, “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖнең алга таба үсеше хакында фикер алыштылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР ИВФ матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.