Мөселман илләре белән хезмәттәшлек стратегик партнерлык дәрәҗәсенә күтәрелде. Бу хакта бүген «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза - дәүләтләре илчеләре белән очрашуында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте. Чара Мәскәүдә, Россия Тышкы эшләр министрлыгы Йортында узды. Чарада Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Бүген без үзара ихтирамга, уртак мәнфәгатьләргә һәм күп поляр дөнья принципларына тугрылыкка нигезләнгән бу хезмәттәшлек өлкәләрнең киң спектрын колачлавын һәм үсешнең тәэсирле динамикасын күрсәтүен күзәтәбез. Соңгы 4 елда Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре белән товар әйләнеше 44%ка артты һәм 163 млрд АКШ доллары тәшкил итте, - дип хәбәр итте Марат Хөснуллин. - Хәзерге вакытта алга китеш өчен нигез актив формалаша, аерым алганда, төп транспорт артерияләренең Төньяк – Көньяк, Көнбатыш – Көнчыгыш үсеше дәвам итә. Мондый коридорлар глобаль логистиканы тамырдан үзгәртергә һәм дөнья транспорт агымнарын яңадан бүләргә сәләтле».
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, бу уңай тренд – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге нәтиҗәсе, ул дистә ярым елдан артык максатчан рәвештә Россия белән ислам дөньясы илләре арасында үзара аңлашуны ныгыту һәм турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өстендә эшли.
«Катлаулы халыкара вәзгыятькә карамастан, узган ел уңышлы гамәлгә ашырылган чаралар да безнең хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә, - диде ул. – Төркемнең еллык утырышы һәм «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы аеруча игътибарга лаек. Бу чараларда 80 илдән һәм илебезнең 87 төбәгеннән 20 меңнән артык кеше катнашты».
"Мөселман илләренең Россия белән халыкара аренада теләктәшлек күрсәтүе шатландыра, - дип белдерде Россия вице-премьеры. - Без аларның конструктив багланышларга ачык булуларын һәм безнең позициябезгә объектив бәя бирүләрен югары бәялибез. Төркемнең барлык әгъзаларына – Диния нәзарәтләренә, Татарстан Республикасына әзерлекнең югары дәрәҗәсе һәм барлык чараларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә».
Марат Хөснуллин шулай ук искә төшергәнчә, Владимир Путин карары буенча KazanForum өченче мәртәбә федераль дәрәҗәдә уздырылачак. «Сезне KazanForum га катнашырга чакырам, - дип мөрәҗәгать итте ул ИХО әгъзалары илчеләренә. - Форум истәлекле вакытта – Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткәннән соң узачак. Без халыклар арасында тынычлык һәм татулыкның бәясен истә тотарга һәм туганлык багланышларын ныгыту өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме элемтәләрен алга таба киңәйтү безнең күп планлы хезмәттәшлекне көчәйтүдә төп фактор булыр дип көтәбез».
Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар мөрәҗәгать итте.