Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Оман Солтаны Хейсам Бен Тарик Әл Сәид белән киңәйтелгән очрашуында катнашты

22.04.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Оман Солтаны Хейсам Бен Тарик Әл Сәид белән киңәйтелгән очрашуында катнашты. Сөйләшүләр Кремльдә узды.

Искәртәбез, Оман Солтаны Хейсам Бен Тарик Әл Сәид Россиягә дәүләт визитына килгән.

Әңгәмә башланыр алдыннан тар составта Оман Солтаны Россия Президенты белән рәсми очрашуы узды һәм рәсми фотога төшү тантанасы булды.

Тулырак сайтта http://www.kremlin.ru/events/president/news/76773


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. kremlin.ru., ТНВның Мәскәү филиалы материаллары кулланылды.