Рөстәм Миңнеханов XIII Бөтенроссия Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-гамәли спорт буенча ярышларны ачу тантанасында катнашты

03.02.2017

XIII Бөтенроссия Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-гамәли спорт буенча ярышланы һәм VIII Идел буе региональ үзәге Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-гамәли спорты буенча чемпионаты бүген Казанда ачылды.

Чарада Россия регионнарының  командалары катнашты. 

Ачылу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

"Чын күңелдән ярышларда катнашучыларны сәламлим һәм командада катнашучыларга рәхмәт белдерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу ярышлар безнең өчен әһәмиятле. Мин Татарстан Республикасы Премьер-министры булып эшләгәндә, без әлеге проектны эшләтеп җибәрдек, һәм ул уңышлы булды. Сез ярышларда күрсәткән һөнәри осталык, тырышлык, - болар барысы да безнең гражданнарга ГХМ күрсәткән ярдәм өчен әһәмиятле". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россиядә ГХМ эшчәнлеге нәтиҗәсе белгечләрнең үз бурычлары белән никадәр уңышлы эшләвен күрсәтә. 

Биредәге ярышларда иң яхшылар катнаша, барлыгы 26 команда, һәм мин сезгә яхшы спорт ярышы һәм җиңүләр телим. Бу бик әһәмиятле һәм җаваплы ярышлар. Бу спорт кына түгел, бу экстремаль спорт", - диде Татарстан Президенты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина