2017 елның 1 гыйнварыннан гомуми мөлкәтне тотуда кулланыла торган коммуналь хезмәтләр өчен түләү (салкын һәм кайнар су, электр энергиясе) торак бинаны тоту өчен түләү составына кертелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Түрәләр билгеләгәнчә, гомуми йорт ихтыяҗлары (ОДН) узган ел белән чагыштырганда артмый, 2016 елның 1 ноябренә кадәр билгеләнгән нормативлардан югары булмый.
“Хәзер нормативларны үзгәртергә ярамый, алар нинди булса, шулай калачак, дип белдерде ТР дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов. – Әгәр сез зур чәчәк түтәлләре тотарга телисез икән, ул вакытта 1 июльгә кадәр, фатир хуҗалары җыелышында түләүне арттырырга хакыгыз бар”.
Казан шәһәре башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, нормативларны ТР Тарифлар комитеты һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ярты ел эчендә расларга тиеш була.
“Без, бу расланган нормативларны кулланып, һәр йорт өчен үзебезнең карар белән түләүнең күләмен расларга тиеш булабыз. Шул ук вакытта цифрлар төрлечә була ала. Хәтта ике бертөрле биш катлы йортларда да гомуми файдаланудагы урыннар төрле булырга мөмкин. Шул сәбәпле түләүнең күләме төрлечә була”, - дип хәбәр итте ул.
Искә төшерәбез, закондагы үзгәрешләр федераль дәрәҗәдә булды.
Нинди максатларда реформа уздырыла, дигән сорауга җирле түрәләр, сәбәбе – идарәче компанияләрнең җаваплылыгын арттыру, дип белдерәләр.
Сергей Крайнов сүзләренчә, элек ТКХ идарәче компанияләрнең хезмәткәрләренең фатирлардагы счетчикларның күрсәткечләрен ярты елга бер тикшерү хокукы булса, хәзер алар 3 айга бер тапкыр тикшерәчәкләр.
“Хөрмәтле коллегалар, әгәр алга бармасак, үзгәрешләр дә булмас. ОДН күрсәткечләре нормативлардан артык булып, торак шартлары начарланса – бу дөрес түгел. Һәр торак йортның проблемасын тикшерү кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте идарәче компанияләргә Алексей Фролов.