Татарстан Республикасында 2016 елда авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме барлык категория хуҗалыкларда 238,6 млрд. сум тәшкил иткән, чагыштырма бәяләүдә үсеш – 105%. Бүген бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Коллегия утырышы 2016 елда агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2017 елга бурычларга багышланды һәм «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара башланганчы, Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар бу көннәрдә узучы Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында оештырылган күргәзмәләр экспозициясе белән таныштылар.
Марат Әхмәтов чыгышында хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы җыелма продукцияск күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында бара. Россия төбәкләре арасында – Краснодар һәм Ростовтан соң өченче урында.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, тармак буенча уртача эш хакы 2016 елда 18,7 мең сум тәшкил иткән.
Марат Әхмәтов искәрткәнчә, язгы кыр эшләрен башкару өчен республикага 20 млрд. сумнан артык акча кирәк булачак.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде, чөнки аграр сектордагы уңышларга бары тик аларның тырышлыгы белән генә ирешергә мөмкин.
«Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәре буенча тотрыклы рәвештә илебездәге алдынгы төбәкләр арасында бара, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Үткән ел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 238,6 млрд. сумга җитте, һәм без Россия Федерациясе төбәкләре арасында өченче урынны яуладык. 2015 елда без дүртенче урында идек. Һәм, әлбәттә инде, без киләчәктә үзебезгә максат куябыз – авыл хуҗалыгы тармагында үсеш 5%тан да ким булмаска тиеш».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, 2016 ел йомгаклары буенча Татарстан илебездә сөт җитештерү буенча алда бара, бәрәңге уңышын җыеп алу буенча – 2 нче урында, терлек һәм кош ите җитештерү буенча – 4 нче урында, бөртекле ашлык һәм шикәр чөгендере җыю буенча – 8 нче урында.
«Без барлык республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренче чиратта бу – гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча, бигрәк тә авыл җирендә. Үткән ел 45 күп функцияле авыл клубы, 188 универсаль спорт мәйданчыгы, 73 сәламәтлек саклау объекты, 40 ветеринария пункты төзелде, шулай ук су белән тәэмин итү, су җибәреп тору объектлары корылды, авыл урамнарын яктырту эше дәвам итә. Юллар салу программасы буенча 40 торак пункт каты өслекле юллар белән тәэмин ителде, 69 гаилә фермасына һәм терлекчелек комплексына килү юллары рәтләнде».
2017 елда барлык бу программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә зур игътибар бирелә, диде Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алу программасы дәвам итә.
Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, республикада силос-сенаж траншеяләре кору, сөт фермаларына, яшелчә саклагычларга һәм башка авыл хуҗалыгы объектларына капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла.
Республикада шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү эше дәвам итә.
«Бүген иң мөһим мәсьәлә – язгы чәчү эшләренә әзерлек, – диде Татарстан Президенты. – Без бүген заманча тенологияләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә булдык. Һәркем монда үзенә бик күп файдалы нәрсәләр алырга мөмкин. Күргәзмәне әзерләү дәрәҗәсе бик югары, дип саныйм – бу сыйфат та, эчтәлек тә».
Коллегиядә нотыклар белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы А. Иванов, «Вахитов исемендәге» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Н. Хөсәенов, «Зәй шикәр» ААҖ генераль директоры Ш. Минһаҗев чыгыш ясады.
Коллегия азагында Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы тармагының тырыш хезмәткәрләренә авыл хуҗалыгын үстерүгә, республикада имин ветеринария булдыруга керткән зур өлешләре, терлекчелектә һәм игенчелектә зур күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.