Бүген Мәскәүдә, Ritz Carlton кунакханәсе мәйданчыгында, өч еллык тәнәфестән соң Бөтендөнья икътисадый форумының (БИФ) күчмә сессиясе уздырылды, бу форум һәр кыш саен Швейцариянең Давос шәһәрендә глобаль эшлекле элитаны җыя.
Чарада катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” XII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.
Бу чара Казанның “Корстон” комплексында узды. Тантана бию коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша белән ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр һәм Күзәтүчеләр советларының киңәйтелгән утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен, Интернэшнл Венчур Клаб (IVC) - Европа технологик туры президенты Вильям Стивенс, Almaz Capital Partners венчур фонды җитәкчесе, «Элвис-плюс» компаниясе президенты Александр Галицкий һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Europe Unlimited компаниясенә нигез салучы һәм аның директоры, Европа технологик турының Интернэшнл Венчур Клаб (IVC) президенты Вильям Стивенс белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстанның төп Яңа ел чыршы бәйрәме Казанда 25 декабрьдә узачак. Традиция буенча быел да ул «Татнефть-арена» спорт комплексында булачак. Президент чыршысына 7 мең яшь татарстанлы чакырылган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк әфәнде белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Адмиралтейская слободаның (Казан) мастер-планын тәкъдим иттеләр.
Архитектор һәм SPEECH архитектура бюросы җитәкчесе Сергей Чобан Адмиралтейская слобода районы территориясендә уникаль локация булдыру эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Утырыш башланганда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төп бурычларның берсе – Казанның тарихи үзәген мөмкин кадәр саклап калу, меңьеллык Татарстан башкаласының хәзерге кыяфәтенә сакчыл мөнәсәбәт урнаштыру.
Казан үзәгенең төзелеш һәм реконструкция объектларын комиссия әгъзаларына Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдир итте. Беренче объект – Тукай урамындагы торак булмаган өч катлы бина. Бина кунакханә итеп торгызыла. Төзелешне алып баручы объект катлары санын үзгәртергә тәкъдим итә. Комиссия әгъзалары проектны хуплады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танылган Россия язучысы, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Рауль Мир-Хәйдәров белән аның 75 еллык юбилее уңаеннан очрашты.