Яңалыклар

26.12.2016

Бүген Казанның “Корстон” комплексында иң яхшы җитәкчеләр бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары катнашты.

26.12.2016

Бүген Казанның "Корстон" комплексында узып баручы 2016 елның иң яхшы җитәкчеләре бүләкләнде. "Ел җитәкчесе-2016" тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары катнашты.

26.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Россия юлларының төп бәласе – кызудан, температура алышынып торудан, шиплы шиннардан һәм бозлавыкка каршы кулланылган реагентлардан колеяләр барлыкка килү. Бу проблеманы модификацияләнгән күкерт белән хәл итәргә була. Шул хакта бүген «Газпром ВНИИГАЗ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең газлы күкерт лабораториясе җитәкчесе Николай Мотин белдерде.

26.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәге очрашуда 2016 елга йомгак ясады. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.    

Чара, Кара диңгез өстендә Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык белән башланып китте.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2016 елны, Татарстан, сакланып калучы икътисадый катлаулыкларга карамастан,  лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлый.

26.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика хокук саклау органнары катнашындагы киңәшмәдә "Татфондбанк" ГАҖ нең клиентлары булган юридик затлар һәм банкка акча салучылар мөрәҗәгатьләренә аңлатма бирергә йөкләде.  

26.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Шамил Тарпищев агымдагы елда спорт сезоны нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2017 елга багланышлар мәсьәләләрен билгеләделәр, шулай ук 2017 елда теннис буенча турнирлар, ярышлар, халыкара спорт чараларын уздыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

26.12.2016

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы ачылды.  

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.  

Татарстан парламенты утырышы, Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык белән башланып китте.

26.12.2016

Бүген Казанда 2016 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан республикасы дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды.

Чара Татарстан республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендәге тантаналар залында үткәрелде.

Чара 2016 елның 25 декабрь көнендә Кара диңгез сулыгы өлкәсендә Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу минутыннан башланды.

 

26.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц  Контра белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казанда Россия Федерациясе  Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

25.12.2016

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Краснодар краенда булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм игълан итү турында»гы Указга имза салды.

2016 елның 26 декабре Россия Федерациясендә матәм көне дип игълан ителә.

Битләр: << ( 1191 ) 1192 1193 1194 1195 1196 1197 1198 1199 1200 >>