Яңалыклар

01.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты эшләре идарәчесе Маммәтнияз Нурмаммәдов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

01.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 3 нче гимназиясендә "Экология дәресе" республика акциясе кысаларында үткәрелгән экология буенча ачык дәрестә катнашты. Чарада шулай ук Табигатьттән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. 

 

01.03.2017

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, 60 яшьлек юбилее белән котлап, телеграмма юллады. 

01.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән телефоннан сөйләште.  

Әңгәмә барышында Алмазбәк Атамбаев Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа барлык башлангычларында да уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде. Моннан тыш, Кыргызстан Президенты Татарстан Республикасына, Россия Федерациясенең бер төбәге буларак,  киләчәктә дә үсеш, тынычлык һәм тотрыклылык теләде.  

01.03.2017

Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән тәбрикләде.  

01.03.2017

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов, аерым алганда, Рөстәм Миңнехановны  60 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа бәхетле тормыш, сәламәтлек һәм уңышлы киләчәк теләде. 

01.03.2017

Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде:

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм.

Үткән еллар эчендә Сез инженердан алып Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кадәр шактый авыр юл үттегез. Шунысы куанычлы, Сезнең җитәкчелектә илебезнең төрле милләт һәм төрле диндге халыклары дус һәм тату яшәүче бу мөһим төбәге социаль-икътисадый, шулай ук мәдәни яктан да уңышлы үсә. 

Сезнең Татарстан митрополиясенә, аның җәмгыять өчен мөһим проектларына инициативаларына игътибарыгыз өчен, шулай ук Казан руханилар семинариясенә, Рус Православие Чиркәве храмнарына һәм монастырьларына күрсәткән ярдәмегез өчен аерым рәхмәтемне белдерәсем килә.

Сезнең казанышларыгызны игътибарга алып һәм 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан, Сезгә «Слава и Честь» (II дәрәҗә) орденын бүләк итү бик күркәм булыр, дип уйлыйм.

Сезгә рухи көч һәм Татарстанның барлык халкы хакына башкарылган эшләрегездә уңышлар телим».

01.03.2017

Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәбрикләү телеграммасы җибәрде.

01.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды.

Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды (Казан).

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары – бик кирәкле транспорт.

01.03.2017

Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына, 60 яшьлек юбилее белән котлап, телеграмма җибәрде. 

Битләр: << 1181 1182 1183 1184 1185 1186 1187 1188 1189 ( 1190 ) >>