Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасының яңа резиденты – яңа «Алабуга» сервис металл үзәге нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.
Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы «Алабуга» МИЗның яңа резидентлары: «СМЦ Алабуга» һәм «ГИС Нефтесервис» проектларын карады. Яңа җитештерүләргә инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артык.
Күзәтүчеләр советы утырышында шулай ук мәртәбәле кунаклар – Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Конкурс, дәүләт хезмәткәрләрен мотивлаштыру өчен өстәмә инструментлар булдыру, шулай ук дәүләт идарәсенең иң яхшы вәкилләрен ачыклау максатларында, 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән гамәлгә куелган иде.
Татарстанга Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников эш сәфәре белән килде.
«Бигеш» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Болгарда, Ак мәчеттә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме узды.
Бүген Болгарның Ак мәчетендә ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә - Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган тантана узды.
Бәйрәм башланыр алдыннан Ак мәчет комплексының конференцияләр залында Болгар ислам академиясе учредительләре советы утырышы булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөзү буенча дөнья чемпионы, Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт мастеры Александр Красныхны йөзү буенча Виндзор шәһәрендә узган дөнья чемпионатында гаять уңышлы чыгышы белән котлады.
Котлау телеграммасын Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Динамо» ФСБнең ОГО Советы рәисе, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, ТР Йөзү федерациясе президенты, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамевка, югары категорияле тренер, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Сергей Кузнецовка да юллады.
Авыл хуҗалыгында хезмәт хакы түләнеше турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында 2016 елның 9 декабренә булган мәгълүматлар буенча төзелеш өлешендә 6 республика программасы тулы күләмдә төгәлләнгән. Шул исәптән авыл клублары төзелеше, ТРда беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү объектларын яңарту, ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү, универсаль спорт мәйданнарын, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексларын төзү, шулай ук арендага торак төзелеше буенча программа үтәлгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасында истәлекле көн - Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр. Бу көнгә багышланган тантаналы чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үзенең сәламләү чыгышында, бу көнне ил өчен башларын салган геройларны искә алу белән бергә, үз иленә һәм халкына тугрылыклы булуны хезмәтләре белән күрсәтүчеләрне дә хөрмәтлиләр, дип билгеләде.