Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кориб» компанияләр төркеменең (Чаллы) җитештерү цехларын карап чыкты.
Рөстәм Миңнехановка автомобильләр җыю цехын, сервис үзәген күрсәттеләр, шулай ук компания булдыру тарихы һәм аны киләчәктә үстерү планнары турында сөйләделәр.
Компания 2004 елның апрелендә теркәлгән, «Кориб» ДКны булдыручысы һәм җитәкчесе – Олег Коробченко. Башлангыч эшчәнлеге «КАМАЗ» автомобильләренең җылык насосларын ремонтлау, запас частьләр сату булган. 2009 елда компания «КАМАЗ» йөк автомобильләрен ремонтлый башлаган һәм «КАМАЗ» ГАҖның автоматлаштырылган сервис үзәгенә әверелгән.
Бүгенгә компаниядә 550 белгеч эшли. «Кориб» ДК ике ел рәттән Россиядә «КАМАЗ» ГАҖ автотехникасын сату буенча икенче урында тора.
Рөстәм Миңнехановка компаниянең эшчәнлек юнәлешләрен тәкъдир иттеләр – партнерлар автопаркына комплекслы техник хезмәт күрсәтү, автопаркны тоту чыгымнарын кыскартырга ярдәм итә. Моннан тыш, компания моңарчы йөреп өлгергән автотранспортка капиталь ремонт ясый һәм яңарта.