Илдар Халиков: “Төзәтү учреждениеләрендә эшләү өчен көчле характер кирәк”

17.03.2017

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Җинаять-үтәтү системасы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм белән бу ведомство хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

“Эшкә төрмәгә килү –җиңел түгел. Төзәтү учреждениеләрендә эшләү өчен көчле характер кирәк”, - дип билгеләде Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры ТР  Җинаять-үтәтү системасының төзәтү учреждениеләрендә җитештерү базасын үстерү өлешендәге уңышларын билгеләп үтте. “Авыл хуҗалыгында һәм металлургиядә сез лидер”, -диде ул.

Илдар Халиков сүзләренчә, системаның иң төп казанышлары – ул гадәттән тыш хәлләрнең булмавы. Моның өчен ул бу система хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Һәм алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шул исәптән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләде.

“Ел саен Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте һәм башка хокук саклау органнары хезмәткәрләренең тырышлыгы белән меңнәрчә җинаятьләр ачыла, наркотиклар керә торган уннарча каналлар ябыла”, - дип хәбәр итте Дәүфит Хәмәдишин.

Ул үзенең чыгышын тәмамлап, ведомство бүләкләрен тапшырды. Барлыгы быел 200 хезмәткәр бүләкләнде.

 


“Татар-информ” МА