Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лахор шәһәренә (Пакистан Ислам Республикасы) килде.
Аэропортта аны Пенҗаб провинциясенең Финанслар министры Айеша Гаус Паша, Пенҗаб провинциясенең Сәнәгать, сәүдә һәм инвестицияләр министры Шәйх Алауддин, Пенҗаб провинциясенең Салымнар һәм җыемнар министры Миа Мутчтаба Шуҗа Орехман, Россия Федерациясенең Пакистандагы киңәшче-илчесе Александр Хозин һәм Россиянең Пакистандагы сәүдә вәкиле Юрий Козлов каршы алды.
Иртәгә, 2017 елның 18 мартында, Рөстәм Миңнеханов Пакистанның эшлекле даирәләр вәкилләре белән берничә очрашу уздырачак. Текстиль сәнәгате, банк өлкәсе, кунакханә бизнесы, төзелеш тармагы, хәләл базар һәм башкалр буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар дип көтелә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Пенҗаб провинциясе җитәкчелеге – провинция Губернаторы Рафикъ Раҗвән һәм Пенҗаб провинциясе Баш министры Мөхәммәд Шаһбаз Шәриф белән очрашачак.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының эш программасында Арфа технологик паркында (Arfa Software Technology Park) булу бар, анда Рөстәм Миңнехановны Пакистанның югары технологияләрне үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштырачаклар.
2017 елның 19 мартында Рөстәм Миңнеханов Пакистан башкаласында эш сәфәрен дәвам итәчәк. Исламабад шәһәрендә Татарстан Республикасы Президентының Пакистан Премьер-министры Мөхәммәд Наваз Шәриф белән очрашуы планлаштырыла.
Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, «АК БАРС» БАНК» ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Антон Грачёв, «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре вәкилләре.