Татарстан Республикасындагы нәселле терлек хуҗалыкларының торышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Илдар Халиков уздырды.
Республикада 83 нәселле терлек хуҗалыгы эшли, шул исәптә 18 нәселле терлек заводы һәм 65 репродукторлар.
Татарстанда нәселле мөгезле эре терлекнең тоткан урыны 24% тәшкил итә (Россия буенча – 13%), еллык сөт күләменең 35% аларга туры килә.
Бу өлкәдә Әтнә районы алда бара, монда барлык хуҗалыклар да нәселле, диде Марат Әхмәтов.
Шул ук вакытта, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республиканың 22 районында нәселле терлек хуҗалыклары юк.
Моннан тыш, күп кенә авыл хуҗалыгы инвесторларының да хәзергә кадәр нәселле терлек хуҗалыгы юк.
Марат Әхмәтов кыскача нәселле терлек хуҗалыкларындагы савымның торышы турында сөйләде.
Республика терлекчеләре алдына “Стратегияләр-2030”кысаларында да 2 млн т сөт, 700 мең т ит җитештерү бурычы куелган, ә моның өчен нәселле терлек үрчетү эшен көчәйтергә кирәк, дип ассызыклады Марат Әхмәтов.