Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ24 банкы президенты урынбасары – идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашу уздырды.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Bull Air Race авиатамашасын оештыручылар белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан шәһәренең беренче вице-мэры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советыының быелгы соңгы утырышы узды.
Күзәтүчеләр советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
ИТ-компанияләрнең инвестицияләренең гомуми күләме 75 млн. сумлык алты яңа проекты каралды һәм хупланды.
2016 елда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы төбәк дәрәҗәсендәге барлык су объектларын тикшерде. Су объектларына үтеп керүне чикләүнең 387 факты ачыкланды, законсыз рәвештә төзелгән 278 корылма сүтелде, калган материаллар - судта, дип сөйләде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Абделганиев Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавровка Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесен Андрей Геннадьевич Карловны Анкарада үтерү сәбәпле кайгыларын уртаклашу сүзләре белән телеграмма юллады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолетлары" холдингы (Ростех госкорпарациясенә керә) генераль директоры Александр Михеев белән очрашты. Мәскәүдә узган очрашуда холднигка керүче Казан вертолетлар заводы үсеше мөмкинлекләре турында сүз барды.
Сөйләшенгән мәсьәләләр КВЗ производствосын оптимальләштерү һәм җиһазларны яңартуга карый.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап тәкъдим ителде.
Әлеге чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе, "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясе проекты авторы Валентин Юркин, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасы делегациясе бүген Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Кытайның әйдәп баручы махсус икътисади зоналарының берсе Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды.
TEDA белән танышуның төп максаты – хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак предприятие булдыру турында фикер алышу.
Бүген "Пирамида" күңел ачу комплексында XVII (Казан) "Татар җыры" халыкара фестивале узды. Анда унҗиде номинациядә 20дән артык җырчы бүләкләнде. Тамашачылар арасында быелгы "Татар җыры" хакында төрле фикерләр яңгырады.
Аларның һәркайсына "Алтын барс" сыны тапшырылды.
Концерт программасын Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов ачып җибәрде. Тантананың шәрәфле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.