Яңалыклар

14.02.2017

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгак коллегиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында онлайн режимда тапшырылачак.

Трансляция интернет челтәреннән файдаланучылар өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының төп битендә мөмкин булачак (www.prav.tatarstan.ru)

14.02.2017

Татарстанда “Халык контроле” системасына поликлиника һәм хастаханәләрдә хезмәт күрсәтү сыйфатына зарланып язылган мөрәҗәгатьләр саны арткан. 2016 елда системага бу категория буенча 717 мөрәҗәгать килгән.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская хәбәр итте.

14.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.   

Сәфәренең төп максаты – Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашу.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы составына керә (РФ Президентының 2016 елның 22 ноябрендәге №616 Указы нигезендә).

13.02.2017

Бүген Татарстанга сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Иннополис Университетында булды. Анда ул студентлар һәм мөгаллимнәр белән очрашты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары озата йөрде. 

13.02.2017

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан тарихи һәм мәдәни мирас объектлары белән танышты.

Искәртәбез, Вячеслав Володин Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән килде.

Иске Татар бистәсе – Казан үзәгендә урнашкан тарихи урыннарының берсе. Бистәнең архитектура ансамбле элеккеге татар сәнәгатьчеләре, сәүдәгәрләре, руханилары йортларыннан гыйбарәт (Нариманов, Каюм Насыйри, ГабдуллаТукай урамнары).

13.02.2017

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Казандагы ИТ-паркта – югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булды.

Искәртәбез, Вячеслав Володин Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән килде.

Вячеслав Володин өчен ИТ-паркны кыскача тәкъдир итү оештырылды. Аңлатмаларны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов биреп барды. 

13.02.2017

Бүген Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре  белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин килде.

Эш сәфәре кысаларында Вячеслав Володин Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-паркка барачак, анда ул бу мәйданчыкның кыскача тәкъдир итүе белән танышачак, бизнес-инкубаторда, ИТ-паркның резидент компанияләре офисларында булачак.

11.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогы уеннары алдыннан "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары белән очрашты. Гадәттәге очрашу Казанда "Ак Барс" хоккей клубы базасында узды. Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, клуб президенты, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Ак Барс" ХК баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов һәм башкалар катнашты.  

11.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының (ОБСЕ) кешеләр сату белән көрәшү буенча махсус вәкиле һәм координаторы Мәдинә Җарбусынова белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев, ТР Президенты Радик Гыйматдинов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан Республикасында кешеләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская катнаштылар. 

11.02.2017

279 резидент более 1000дән артык эш урыны һәм еллык товар әйләнеше 1 млрд. 350 млн. сум. Бу хакта бүген «Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

Битләр: << 1191 1192 1193 1194 1195 1196 ( 1197 ) 1198 1199 1200 >>