Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ акционерларының еллык җыелышында предприятиенең яңа Директорлар советын сайладылар.
Искәртик, чара Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы составыннан «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Алексеев, «Татнефть» ГАҖ стратегик планлаштыру идарәсе начальнигы - генераль директор киңәшчесе Нурислам Сөбаев чыктылар.
«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ яңа Директорлар советы составына "ТАИФ" милек һәм инвестицияләр белән корпоратив идарз итү буенча генераль директора урынбасары Рөслан Шиһабетдинов, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Субраманиан Висванатан Ананд керделәр.