Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең 2016 елдагы уңышларын югары бәяләде. Бүген бу хакта ул «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы тәмамланганнан соң матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«2015 елгы база җитәрлек дәрәҗәдә югары булмауга карамастан, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ күләмнәрне саклап калу белән бергә, аларны 2 процентка арттырды да. Моннан тыш, предприятие яңа продуктларны һәм яңа базарларны актив үзләштерә. Линия полиэтилены буенча импортны алмаштыру программасы нәтиҗәсендә импорт 20 процентка кимеде. Бу күләмнәрне безнең продукция, Татарстан продукциясе алмаштырды», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук «ТАИФ» компанияләр төркеме тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Этилен 600» программасының да мөһимлеген билгеләп үтте. Ул ассызыкалаганча, Татарстанда бу – мондый масштабтагы беренче проект. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул бу проектны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән кешеләргә, компанияләргә ышана.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ җитәкчелегенең игътибарын каучуклар буенча чит илләр базарларына керергә тиешлегенә юнәлтте. Предприятие максаты – 2020 елга кадәр каучуклар җитештерү күләмнәрен елына 1 миллион тоннага кадәр җиткерү.
Татарстан Президенты республиканың эре компанияләренең социаль мәсьәләләрне хәл итүдәге ролен аерым ассызыклады. Ул мисал итеп «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең яңартылган биологик чистарту корылмаларының беренче чиратын тәмамлауны, «ТАИФ» компанияләр төркеменең масштаблы торак программасын китерде.
2017 елда – «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең юбилее – Рөстәм Миңнеханов компаниянең шәһәр тормышында актив катнашачагын вәгъдә итте.
«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ изопрен каучуклар җитештерүне үстерү буенча зур бурычны хәл итә. Проект бәясе 30 млрд. сум, диде матбугат конференциясендә «ТАИФ» ААҖ генераль директорының идарә һәм стратегик үсеш буенча урынбасары Владимир Бусыгин.