Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында берничә очрашу уздырды.
Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашуында "Яшь профессионаллар" СИА юнәлеше директоры Дмитрий Песков, СИА коммуникацияләр буенча директоры Игорь Карачин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнаштылар.
Татарстан Республикасы вәкилләре очрашуда Казандагы World Skills-2019 һөнәри осталык чемпионатына әзерлек барышы турында хәбәр иттеләр, шул исәптән кирәкле инфраструктураны әзерләү турында да. Шулай ук World Skills чемпионаты узгач, аның объектларын алга таба куллану мөмкинлекләре турында да сүз барды.
Очрашуда "Эшкуарлык фабрикасы" проекты турында сөйләштеләр, ул ТР Икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты белән берлектә, СИА ярдәмендә Идел буе федераль округында гамәлгә ашырыла. Проект максаты - эшкуарлыкны популярлаштыру.
Стратегик инициативалар агентлыгы "Эшкуарлык фабрикасы" проектына ярдәм итәргә һәм Россиянең башка регионнарында да аны гамәлгә ашырырга планлаштыра.