«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ: 2016 елда продукция реализацияләүдән килер – 153 млрд. сум, чиста табыш – 25,1 млрд. сум

05.04.2017

Бүген Түбән Камада «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды.

2016 елдагы йомгакларга багышланган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Төп нотык белән «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады. 2016 елда продукция реализацияләүдән килер 153 млрд. сумнан артып киткән, чиста табыш 25,1 млрд. сум тәшкил иткән.

«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең сәнәгать җитештерүе үсеш темплары  2015 елга карата 102 процент тәшкил итә.

670 мең тонна каучук, 725 мең тонна пластик җитештерелгән.

2016 елда 10 миллионынчы тонна изопрен каучугы һәм 3 миллиончы тонна бутилкаучук чыгарылган. Чыгарылган каучукның 88%тан артыграгы чит илләр базарына җибәрелгән.   

Азат Бикмурзин шулай ук мономерлар: изобутилен, формальдегид һәм изопрен җитештерү куәтләрен арттыру планнары турында да сөйләде.   

2016 елда предприятиедә синтетик каучукларның гамәлдәге җайланмасында алу төене монтажланган.

«1 апрельдә бутил каучуклары җитештерү куәтен елына 220 мең тоннага кадәр арттыру проекты төгәлләнде», – диде ГАҖ генераль директоры. 

«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең пластиклар җитештерү өлкәсендә үсеше көтелә. Беренче чиратта сүз маркалы ассортиментны киңәйтү турында бара.

Азат Бикмурзин сүзләренчә, хәзер үк инде «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең чит илләрдән кертелүче товарның бер өлешен үзе җитештерергә әзер.

Предприятие өчен яңартылган биологик чистарту корылмаларының беренче чиратын эшләтеп җибәрү – мөһим вакыйга, диде Азат Бикмурзин.  

2016 елда сәнәгатьтә имин хезмәтне тәэмин итү өчен 497 чара гамәлгә ашырылган. Предприятиенең куркыныч җитештерүләрен Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) тарафыннан тикшерү 2016 елда лицензион таләпләрне бозулар юклыгын күрсәткән. 

Һөнәри авыруларны булдырмас өчен даими рәвештә хезмәткәрләргә медицина караулары уздырыла, былтыр 9 490 кеше бу чараны узган, тикшерүгә һәм дәвалауга 200 млн. сум акча җибәрелгән.

Төп бурычларның берсе – предприятие хезмәткәрләрен уңайлы торак белән тәэмин итү. 2016 елда 477 гаилә фатир алган. 

2016 елда төрле дәрәҗәләрдәге бюджетларга 16 млрд. сум салым түләнгән.

«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ өчен перспектив юнәлешләрнең берсе – этилен комплексы.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.