Бүген Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Ингушетия Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров килде.
«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булганнан соң Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуга юнәлде. Ул Минтимер Шәймиевны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлады һәм күпьеллык хезмәттәшлек, дуслык һәм үзара аңлашу өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казанга визиты кысаларында "Туполев" ГАҖ филиалы Горбунов ис. Казан авиация заводының производство цехларында булды. РФ Оборона министрлыгы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" ГАҖ Юрий Слюсарь, "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюков һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтиммер Шәймиевне 80 яшьлеге белән Мисыр тышкы эшләр советы котлады.
Мисыр тышкы эшләр советы башкарма секретаре Иззат Саад, аерым алганда, Минтимер Шәймиевнең хәзерге Россия һәм Татарстан Республикасы тарихында бәяләп бетергесез роленә карата ихлас соклану һәм тирән хөрмәт белдерде.
Азәрбайҗан Премьер-министры Артур Раси-заде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшь тулу уңаеннан чын күңеленнән котлады.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу килде. «Казан» халыкара аэропротында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан Төркия парламентының Тышкы эшләр буенча комиссия әгъзасы, Европа Советы Парламент ассамблеясы әгъзасы Әкъмәледдин Ихсануглы нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов котлады.
Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлап телеграмма җибәргән.