Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин Казан (Идел буе) федераль университетында булды.
КФУның төп корпусы залында Александр Хлопонин экология, геология һәм нефть-газ технологияләре факультетлары студентлары белән очрашу уздырды.
Очрашу башланганчы Александр Хлопонин КФУ музеенда булды. Анда аңа КФУ ректоры Илшат Гафуров аңлатмалар бирде.
Студентлар белән аралашканда Александр Хлопонин 2017 елның Экология елы дип игълан ителүен искә алды.
Александр Хлопонин хәбәр иткәнчә, Казан халкының шәһәр янында чүп яндыру заводы төзелүдән куркуы тиешле мәгълүмат булмаудан килеп чыккан. Аның сүзләренчә, бу дөньяда иң яңа технологияләр буенча төзелгән һәм югары стандартларга туры килүче завод булачак. Предприятие шәһәр кешеләренең сәламәтлегенә бернинди зыян китермәячәк, дип белдерде ул.
“Казанда һәм Мәскәү өлкәсенең тагын дүрт заводында кулланырга планлаштырылган технология - иң заманча, иң югары таләпләргә туры килә. Ышанып әйтә алам, бернинди куркыныч юк. Дөресрәге, сез заманча Европа стандартлары буенча яшәячәксез”, - дип йомгаклады ул.
Очрашуда Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов катнашты.