Бүген Иннополиста Росприроднадзорның йомгаклау коллегиясе кысаларында Россия Федерациясе Табигать байлыклары һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасында кар барсы популяциясен торгызу буенча дүрт яклы килешү имзаланды. Соңрак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча эшче киңәшмә уздырды.
«Бездә реинтродукция үзәге булачак (кыргый хайваннарның үзләре элек яшәгән территориягә күчүләре – искәрмә), без Саяно-Шушенское тыюлыгы белән эшләячәкбез. Бу бит – аларның яшәү зонасы», – диде Татарстан Республикасы Президенты.
Россия вице-премьеры Александр Хлопонин шулай ук республикада песиләр паркы булдыру тәкъдиме белән чыкты.
«Без кыргый табигатьтә яшәүче барлык песиләрне бер территориядә җыя алыр идек. Бу Россиядә һәм хәтта бөтен дөньяда бердәнбер шундый парк булыр иде», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шундый урын сайлап алыначак, диде, һәм, бу Раифа тыюлыгы да булырга мөмкин, дип өстәде.