Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонинга “Платон” системасын кулланып авырлыкны автомат күзәтү белән каты коммуналь калдыклар (ККК) күчешен күзәтеп торучы комплекслы система проектын тәкъдим иттеләр.
Бу чара Казан Ратушасында узды.
ККК күчешен күзәтеп торучы комплекслы система проектын “РТ-Инвест Транспорт системалары” генераль директоры Андрей Шипелов тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, хәзерге вакытта илдә 2 млн. нан артык йөк ташу машинасы исәпләнә, алар барысы да закон кысаларында “Платон” түләү системасына тоташтырылган һәм ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган. Якынча 12 мең йөк ташу машинасы ККК күчерү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итте.
Андрей Шипелов шулай ук бүгенге көндә “Платон” системасы эшенең схемасын тәкъдим итте, “Платон”ның файдалану күрсәткечләрен билгеләде.
Булачак системаның нигезе итеп Татарстан Республикасы эшләнмәләре тәкъдим ителде. Татарстан проекты Россиянең башка төбәкләрендә шундый тәҗрибәне кертү өчен нигез була ала.
Александр Хлопонинга Казанда ККК күчерүне күзәтү мумкинлеге барлыкка килгәннән соң, санкцияләнмәгән чүплекләрнең саны кимүе турында хәбәр иттеләр. Моннан тыш, шәһәрдә яңа полигоннар барлыкка килә, чүп өчен яңа контейнерлар алына.
Александр Хлопонин бүген тәкъдим ителгән проектны уңай бәяләде. Ул Казан һәм Татарстанны пилот төбәк итеп билгеләргә тәкъдим итте.
Казан Ратушасында узган тәкъдим итү чарасында Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.