Рөстәм Миңнеханов калдыкларны ягу заводы проекты турында: Бу безнең территорияне тәртипкә китерү өчен уникаль мөмкинлек

07.04.2017

Татарстан калдыклар ягу заводы проектыннан без баш тартсак, инде беркайчан да калдыкларны утильләштерү проблемасын тиешенчә хәл итә алмаячакбыз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста узган Росприродназор коллегиясе утырышында белдерде.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа комплекс экология иминлегенең иң заманча таләпләренә туры киләчәк. "Без дөньяның күп шәһәрләрендә озак вакыт двамында кулланыла торган тәҗрибәләрне файдаланабыз. Токио территориясендә 21 шундый завод урнашкан һәм бернинди зарарлы матдәләр һавага чыгарылмый. Безнең калдыклар ягу үзәге технология ягыннан тагын да камил булачак. Моннан тыш, әйләнә-тирә мохиткә зарар киләмәсен өчен, без җентекләп экспертизалар уздырачакбыз", - дип ышандырды ул. 

ТР Президенты билгеләгәнчә, бүген берничә иҗтимагый эшлекле әлеге проектка каршы чыгалар. "Без аларны ишетәбез, алар белән очрашулар уздырачакбыз, сөйләшәчәкбез. Әмма Самосырово чүплегенең нинди хәлдә булуына игътибар итүегезне сорыйм. Алга таба анда хәлләр катлаулана барачак. Калдыклар ягу заводы төзелеше - территориябезне тәртипкә китерү өчен уникаль мөмкинлек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Мин үузем Казанда яшим. Ник сез, мин шәһәрдә экологиягә зыян китерерлек карарлар кабул итермен дип уйлыйсыз?", - диде ТР Президенты. 

Александр Хлопонин хәбәр иткәнчә, Россиядә 2020 елга кадәр 5 калдыклар ягу заводлары төзеләчәк. Әлеге проектны гамәлгә ашыру - әйләнә-тирә мохтне сакалу өлкәсендә алга таба зур адым булачак, диде ул. 

"Без бу карарны кабул иткәндә, пилот проектка дәгъва белдергән регионнар арасында Татартсан алдынгы урында иде. Республикада катлаулы һәм гадәти проектларны гамәлгә ашырырга курыкмыйлар", - диде РФ вице-премьеры. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев