Татарстан өчен табигатьтән файдалану өлкәсендә контроль һәм күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук табигатькә тискәре техноген йогынтыны чикләү мәсьәләләре һәрвакыт өстен булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Росприроднадзор) коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Чара Иннополиста узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин, Росприроднадзор җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка шәрәфле кунаклар табигатьне саклау өлкәсендәге заманча технологияләр күргәзмәсе белән таныштылар.
РФ вице-премьеры А. Хлопонин Татарстанның иҗтимагый экологик контроль системаларын гамәлгә кертү тәҗрибәсен югары бәяләде.
Татарстан Республикасы Президенты һәм РФ вице-премьеры Балалар тимер юлы укучылары белән очраштылар. Яшь тимер юлчыларны табигатьне саклаучылар дип игълан ителәр. Горький тимер юлының территориаль идарәсе буенча баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин аңлатканча, бу проект балаларга экологик белем бирүгә юнәлгән.
Коллегиядә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм предприятиеләрнең һәм табигатьтән файдаланучыларның агымдагы эшчәнлеге Росприроднадзор контроле зонасында. ТР Президенты федераль хезмәт коллективына экологик иминлекне тәэмин итү буенча системалы эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, экологик иминлекне тәэмин итү һәм кеше капиталын үстерү өчен уңайлы киңлекләр булдыру – республикада гамәлгә ашырылучы «Стратегия - 2030»нең өстенлекле юнәлеше.
Соңыгы 15 елда Татарстанда каты коммуналь калдыкларны урнаштыру өчен 50ләп полигон төзелде.
«Шулай ук коммуналь калдыкларны җыю һәм күмү буенча төбәк операторын билгеләү программасы эшләтеп җибәрелде. Без Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Казанда заманча чүп яндыру заводы төзү турында карар кабул иткәне өчен рәхмәтлебез», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, калдыклар белән эш итүдә эшчәнлекнең барлык төрләрен лицензияләү турындагы Хөкүмәт карары нәтиҗәсендә республикада санкцияләнмәгән чүплекләр саны кимеде һәм шәһәрләрдә һәм районнарда экологик фон яхшырды.
Татарстанда төбәкнең табигатьне саклау органнарының җайга салынган эше оештырылган, диде Рөстәм Миңнеханов. Сулыкларны саклау зоналары елында Росприроднадзор идарәсе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы белән бергәләп, Куйбышев сусаклагычының яр буе полосасын тикшерү буенча һәм Казан шәһәре, Лаеш һәм Зеленодольск районнары чикләрендә аны кадастр исәбенә кую буенча шактый эш башкарды.
Татарстан Президенты республикада реализацияләнүче ягулыкның сыйфатын тикшереп тору, газ-мотор ягулыгына техника сатып алу һәм җәмәгать транспортын, коммуналь техниканы кысылган газ ягулыгына күчерү турында сөйләде.
«Әйләнә-тирә мохит торышы кешеләрнең үзләренә, аларның уңайлы тормыш булдыру проектларында катнашуларына бәйле. Без халык белән электрон мәйданчыклар, иҗтимагый экологик хәрәкәтне җәелдерү, экологик белем бирү проектларын гамәлгә ашыру аша багланышлар урнаштырдык», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Росприроднадзорның 2016 елдагы эш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турындагы нотык белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров чыгыш ясады.