Яңалыклар

14.01.2017

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы оешмалары көненә уртача 3 мең тонна сөт җитештерә, ягъни 2016 ел дәрәҗәсенә карата 103 %. Республикага Россия товар сөтенең 8 проценты туры килә. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

13.01.2017

Узган 2016 елны Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге яхшы күрсәткечләр белән төгәлләде.

Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге  координация советының киңәйтелгән утырышында белдерде.   

Утырышның төп темасы – “Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында”.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, 2016 елда пенсия түләүгә үз акчабыз белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен 63%ка арттыру мөмкин булды, 2015 елда 60% иде.

13.01.2017

2016 елда Татарстанда пенсияләр һәм пособиеләр түләүгә 173 млрд сум акча сарыф ителгән. Бу 2015 елдагыдан 9 млрд сумга (5,5 процентка) артыграк.

Бүген Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге коллегиясе утырышында шундый мәгълүмат бирелде.

Коллегиянең ел йомгакларына багышланган утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре  катнашты.

13.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Тинькофф Банкына нигез салучы һәм аның Директорлар советы рәисе Олег Тиньков белән очрашты.  

12.01.2017

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Третьяков галереясендә булды. ТР Президентын  галерея генераль директоры Зөлфирә Трегулова, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар озата йөрде. 

12.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Яңа төбәк сәясәте» эксперт дискуссиясендә катнашты.

Дискуссияне оештыручы – Стратегик эшләнмәләр үзәге Советы рәисе Алексей Кудрин. Дискуссия эшендә шулай ук Владимир өлкәсе Губернаторы Светлана Орлова, Калуга өлкәсе Губернаторы Анатолий Артамонов, Калининград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Антон Алиханов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский һәм башкалар катнашты. 

12.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Нидерландия Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Нидерландия мөнәсәбәтләре кысаларында Нидерландия белән хезмәттәшлекне үстерергә тели.    

12.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар Форумы – 2017нең «Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» пленар  дискуссиясендә катнашты. 

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. 

12.01.2017

Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданында узучы «Гайдар форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында очрашты.

12.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.   

Очрашу «Гайдар форумы» VIII халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

Битләр: << 1181 1182 1183 1184 1185 1186 ( 1187 ) 1188 1189 1190 >>