Рөстәм Миңнеханов Әстерханда XVII Федераль Сабантуенда катнашты

13.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерханда  XVII Федераль Сабантуенда катнашты. Чара шәһәрнең Үзәк стадионында узды. Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерхан Губернаторы Александр Жилкин Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсебе күргәзмәсен карады.

Анда агач, тире, пыяладан эшләнгән һөнәр үрнәкләре, татар милли киеме үрнәкләре тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов Александр Жилкинга татар халык кәсепләре турында сөйләде. 

Бәйрәмнең төп мәйданы алдында кунакларны Сабантуйда катнашу өчен килгән Россиянең 44 төбәгеннән вәкилләр каршы алды. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында бәйрәм кунакларын сәламләде һәм Федераль Сабантуйны оештыруда ярдәм өчен рәхмәт әйтте. 

"Әстерхан өлкәсе - күп милләтле төбәк, биредә йөз төрле халыклары һәм төрле дин вәкилләре тату яши. Монда яшәүче татарлар саны да күп. Бу бик әһәмиятле чара. Мин сезне чын күңелдән әлеге күңелле бәйрәм белән котлыйм", - диде ул. 

Александр Жилкин билгеләгәнчә, Татарстан һәм Әстерхан өлкәсен дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. "Безнең үзенчәлекле, туганлык мөнәсәбәтләре. Сабантуй - сабан бәйрәме, хезмәт итүче бәйрәме, ул халыкны берләштерә. Без әлеге зур чараның бездә Әстерхан губерниясенә 300 ел тулу елында узуына бик шат", - дип ассызыклады ул. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов татар мәдәниятенә керткән зур өлешләре өчен Әстерхан өлкәсе кешеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук Татарстан Президенты Габдулла Тукай исемендәге мәктәп директорына микроавтобус ачкычын тапшырды. 

Массакүләм мәгълүмат чараларына Рөстәм Миңнеханов Сабантуйны оештыру дәрәҗәсен бик югары бәяләде. "Бик кунакчыл төбәк. Бәйрәм шәһәр үзәгендә оештырылган, чиста, матур, җайлы, куркынычсызлык тәэмин ителгән. Бу федераль бәйрәм һәм ул тиешлое дәрәҗәдә узды", - дип ассызыклады ТР Президенты һәм киләсе Федераль Сабантуй Чувашиядә узачагын исәкәртте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев