Казанда Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсе узачак

15.05.2017

2017 елның 16 маенда Казанда Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсе узачак, Россия Федерациясенең Идел буе федераль округына керүче субъектлары башлыклары һәм федераль ведомстволар вәкилләре белән террорчылыкны  һәм экстремизмны профилактикалау чаралары, шулай ук законсыз миграциягә каршы тору мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.


Россия Федерациясе Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте